«Минем турында закон һәм закон турында миңа»: хокукый диалог (12+)

27 гыйнварда 13 нче санлы китапханә яшь укучылар өчен  «Минем турында закон һәм закон турында миңа» дигән хокукый диалог үткәрде. Анда хәзерге заман яшьләр сәясәте, гражданлык хокуклары, яшьләрнең вазифалары турында сөйләшү алып барылды. «Закон безгә ярдәмгә килә» уен-викторинасында яшүсмерләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты, «Матур әдәбиятта кеше һәм хокук» әдәби квесты балаларны рус классикларының гражданнар хокуклары һәм вазифалары темаларына кагылышлы әсәрләрен искә төшерергә мәҗбүр итте. Мәсәлән, хезмәт темасы И.А.Обломовның «Гончаров» романында күтәрелгән; гадел хөкем, эзләнү органнары эше темалары А.С Пушкин, А С. Грибоедов, Н.И. Некрасов, Ф.М. Достоевский, А.И. Солженицын әсәрләрендә чагылыш таба.

Поделиться: